Республикабызда махсус хәрби операция зонасында катнашучыларга гуманитар ярдәм җыю дәвам итә. Барлык район, авыл җирлекләре активлык күрсәтә. Мәдәният йортларында, балалар бакчаларында моның өчен аерым бүлмәләр бүлеп бирелгән. Әйтик. Түбән Кама раойны халкы да, алгы сызыкта булган ир-егетләргә ярдәм итү – һәркемнең намус эше, дип белдерде. Түбән Кама рйонының Олы Афанас авылы халкы белән Гөлия Нигмәтуллина да очрашып кайтты.
Берәүләр – кисә, икенчеләр – үрә. Волотерлар хәрбиләр өчен маскировка челтәрләре әзерли. Алгы сызыкта булган ир-егетләргә Олы Афанас авылында яшәүчеләр кулларыннан килгәнчә ярдәм итәләр. Әлеге эш җайга салынган.
Кәүсәрия Кашапованың туганы да хәрби операциядә катнаша. Авыр вакытта бер-береңә булышу — бик мөһим һәм саваплы гамәл, ди хатын-кыз. Әлеге игелекле эшне башкаручы ханымнар, эш күп дип җәй айларында да туктап тормаганнар. Ике көнгә бер челтәр үреп бетерәләр.
Туган өй җылысын еракта да тойсыннар өчен гүзәл затлар мәдәният йортына җыелып токмач басалар. Шулай ук чәкчәкләр пешереп, хәрбиләргә күчтәнәчләр җибәрәләр. Алар солдатларны тәм-том, өй ризыклары белән сыйлауны үзләренең бурычлары итеп саный. Гуманитар йөкне айга бер тапкыр җибәрергә тырышалар.
Гөлия Нигматуллина, Рафаэль Рәкыйпов, Татарстан яңалыклары, Түбән Кама.