Татарстанда махсус хәрби операция ветераннары өчен, 22 медицина-психологик ярдәм кабинетлары ачылды. Алар район хастаханәләре базасында эшли. Табиблар республика клиник хастаханәсе һәм сугыш ветераннары гспитале базасында , Казан һәм Чаллы сугыш ветераннары өчен ярдәм күрсәтә.
Хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү өчен «Ватанны саклаучылар» фонды эшли, ул үз эшен илнең барлык төбәкләрендә быел 1 июненнән Россия Президенты Владимир Путин указы буенча эшли башлады. Эшне башлаганнан бирле фондның Татарстан филиалына ярдәм сорап 3 меңнән артык кеше мөрәҗәгать итте. Алар еш кына тиешле акча түләү, хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгын алу һәм социаль ярдәм чаралары турында сораулар белән мөрәҗәгать итә.