Башкалабыз Казан-берсүзсез үзе зур бер спорт мәйданы. Хоккей, футбол, баскетбол, татар көрәше, санап китсәң шактый җыела. Күптән түгел генә Казанның ”Батыр” Спорт Комплексында халыкара класслы спорт мастеры Нәкыйп Мадьяров истәлегенә багышланган, 33 нче Бөтенроссия Cамбо турниры узды. Киң масштаблы әлеге дәрәҗәле турнирда Россиянең төрле төбәкләрдән атаклы көрәшчеләр көч сынашты. Кемнәр җиңүче дип табылды. Фәннүр Хәсәнов репортаңында.
Тарихка күз салсак, данлыклы Маръяровлар Татарстанның самбо мәктәбен бөтен дөньяга таныткан бертуганнар. Бу үзенчәлекле гаиләдән 6 бертуган ир- егет — үзләрен спортның әлеге төренә багышлаганнар һәм зур уңышларга ирешкәннәр: төрле үлчәмнәрдә Россия һәм Советлар Союзы беренчелекләрендә, төрле халыкара турнирларда, дөнья чемпионатларында җиңү яулаган халыкара класслы спорт мастерлары .
Бертуганнар –Фәрит, Нәкыйп, Нәфыйк, Рәшит, Рәфыйк, Фәрих — барысы да спортчылар.Булачак чемпионнарны аларның олы абыйлары — Россиянең атказанган тренеры,Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре,СССрның, Россиянең халыкара класслы спорт мастеры Фарит Мадьяров әзерләгән. Ул республиканың җыелма командасын туплап һәм Советлар Союзы җыелма командасының тренерлар штабында эшләп, тренерлык эшчәнлеген бик яхшы алып барган кеше.
Татарстан самбо мәктәбе өчен гадәти булмаган, данлыклы абый-энеләр тарафыннан 80 нче еллар башында яуланган уңышка Мадъяровларның кечесе — Нәкыйпнең фаҗигале үлеме кайгы төсмере салды. Бүгенге көндә Бертуган Мадьяровлар аның истәлегенә Казанда ел саен, быелгысы-33нче тапкыр, Бөтенроссия турниры уздыруны намус эше дип саныйлар.
Әлеге спорт төренең киң таралуын шушы ярышларда катнашырга теләк белдергән спортчыларның географиясе үк күрсәтеп тора. 27 төбәктән һәм 9 федераль өлкәдән 250гә якын катнашучыны берләштерде һәм алар 2 көн — 3 төрдә- спорт самбосы ирләр, спорт самбосы –хатын кызлар, һәм хәрби самбо ирләр — 3 келәмдә көч сынашты.
Турнир Россия, Татарстан Самбо фидерациясенең “За Самбо” проекты нигезендә оештырылды. Турнирның нәтиҗәсе-спортчыларга истәлекле бүләкләр һәм Россиянең атказанган спорт мастеры дигән мактаулы исемнәр бирелү.
Фәннур Хәсәнов, Ринат Сәхипгәрәев Татарстан яңалыклары