Инфраструктураны киңәйтү һәм модернизацияләүнең комплекслы планы проекты кысаларында М7 федераль трассасында асфальт юл җәелә. Яңа технологияләр нигезендә асфальт юлның ничек түшәлүен хәбәрчеләребез дә күреп кайтты.
М7 федераль трассасының иң мөһим участогында эшләүчеләрнең төшке ашка туктарга да вакытлары юк. Асфальт җәяләр. Сменалар төнгә генә алышына. Чувашстан чигенә таба сузылган юл 17 км озынлыкта һәм дүрт полосалы итеп төзелә. Катламлап салынган асфальт иң югары категорияле дип исәпләнә. Өске катламын ныгыту өчен су да сибәләр.
«Волго-Вятскуправтодор» ФКУ баш инженеры Валерий Тимашов: «асфальт яңа технологияләргә нигезләнеп төзелә. Ул бик чыдам һәм машиналарның тормоз юлына уңай йогынты ясый, киң булгач автомобильләрнең кара –каршы бәрелешүен дә кисәтә.»
Хәзер эшләр 30% ка башкарылган. Тәмамланганнан соң, ян яктагы полосаны реконструкцияләүгә керешәчәкләр. Әлеге юл Инфраструктураны киңәйтү һәм модернизацияләүнең комплекслы планы милли проекты кысаларында төзекләндерелә.
«Каздорстрой» ААҖ подрядчы оешмасының баш инженеры Линар Ибраһимов: «Әле тагын егермедән артык торба , юл чатлары төзергә кирәк, моннан тыш, күперләрне дә реконструкциялибез.»
Киңәйтелгән асфальт юлның тәүлегенә машина үткәрү мөмкинлеге 40 меңгә кадәр артачак. Федераль трасса участогын 2022 елга тапшырырга планлаштыралар.
Гадел Әхмәтҗанов, Айнур Валиәхмәтов, Илдар Галәветдинов.