«Мәдәният» милли проекты кысаларында һәвәскәр иҗат коллективларының Бөтенроссия фестиваль-конкурсында «Мөслим тугайлары» фольклор ансамбле гран-прига ия булды. Фольклор ансамбль грант откан акчага яңа уен коралларын һәм сәхнә костюмнарын яңарткан.
36 ел эшләп килүче үзешчән ансамбль халык исеменә лаек булган Димәк, алар профессионаллар хокукына да ия. Декабрь аенда Мәскәүдә булачак чыгышларына әзерлек уңаеннан Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә коллектив мастер-класс үткәрде.
Фәнис Абдуллин
«Мөслим тугайлары» фольклор ансамбле сәнгать җитәкчесе
Проект Россия Халык иҗаты йорты оештырган грант конкурсы кысаларында тормышка ашырыла.
Ирек Салихҗанов
Мөслим районының мәдәният бүлеге җитәкчесе
Мастер-класс программасында «Мөслим тугайлары» ансамбле белән бергә Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле үрнәк күрсәтте. Дәүләт фольклор ансамбле җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов мөслимлеләргә үз киңәшләрен бирде.
Айдар Фәйзрахманов
Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор ансамбле җитәкчесе
Милли кием, җыр һәм бию осталыгына багышланган мастер-класс Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге ярдәмендә үткәрелде.
Ләлә Зәйнуллина, Ринат Сәхибгәрәев. Татарстан яңалыклары.