Мөслим районы Баланлы авылы уңганнары махсус хәрби операциядәгеләр өчен маскировка костюмнары тегүне төгәлләде. Бу хакта «Мөслим-информ» хәбәр итә.
«Бик вак сабырлык сорый торган эш булса да, апалар бер дә зарланмады. Бик актив рәвештә эшне төгәлләп куйдык. 11 костюм тектек. Файдалы киемнәр булсын иде», — дип яза Баланлы мәдәният йорты директоры Фәния Хафизова.
Метрәй авылында яшәүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга кышкы табигать өчен яраклаштырылган маскировкалау челтәре үрде.