Мөслим районында данлыклы Тукай мәктәбен белмәүче сирәктер. Чөнки аның тарихы 1934 елдан башлана. Укуда да, иҗатта да гел беренче булырга омтылган Тукай оныклары белән хәбәрчебез Мөршидә Җиһан танышып кайтты.
Бар күңеллелек бөтен дөньяда бер ямь бүген, мин беләм бәйрәм бүген, бәйрәм бүген . Габдулла Тукайның туган көне ул халкыбыз өчен бәйрәм буларак кабул ителә. Күкрәкләрендә Тукай туграсын тагып йөрүче мәктәп укучлары өчен ул икеләтә бәйрәм.
Бу уку йортының ата-аналар, балалар арасында абруе зур. Укучылар кечкенәдән гаилә шәҗәрәсен белеп үсә.
Мәктәптә эстетик тәрбия бирүгә дә зур әһәмият бирелә.
Укучылар өчен бик күп төрле түгәрәкләр эшли. Ә соңгы елларда җанланып киткән Шаяннар һәм тапкырлар хәрәкәтенә кушылып үз төркемнәрен оештырганнар.
Метрәй кырмаскасы Исемен сайлаганда кырмысканың эшчәнлеге күз алдында тотылуы бәхәссез. Тукай мәктәбе укучылары да кырмыска кебек тырыш, сыната торганнардан түгел.
Тукай мәктәбе коллективның төп максаты – укучыларның талантын үстерү һәм татар зыялылары лидерларын тәрбияләү.
Мәктәптә татар теле сыйныфлары елдан ел арта. Шулай ук тиздән аерым Тукай сыйныфы бүмәсе җиһазландырыла һәм музей эшли башлый.
Мөршидә Җиһан, Ирек Хәмидуллин. Татарстан яңалыкларына махсус Мөслим районыннан.