Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә чираттагы иҗади һәм белем алу сезоны ачыла. Теләгән һәркем татар теле курсларына килә ала. Уку бушлай, дустанә һәм профессиональ дәрәҗәдә булачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Мәскәү Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Фарисов сөйләде.
Онлайн дәресләр өч ай дәвамында бара, аны үткәннән соң көнкүреш темаларына дөрес әйтелеш белән укый, яза һәм сөйләшә башларга мөмкин. Офлайн дәресләр тирәнтен еллык белем бирү программасына нигезләнгән, ул һәр шимбә саен Татар мәдәни үзәгендә уза. Курсларга барыр алдыннан 8(495) 951 87 59 телефоны буенча язылу шарт.