Бу атнада Мәскәү — Казан автотранспорт юлының чираттагы участогы файдалануга тапшырыла. Бу турыда Россиянең транспорт министры ил перзиденты Владимир Путин белән очрашуда сөйләде.
Шулай ук куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар проектын тормышка ашыру белән таныштырды. Татарстанда илкүләм проектлар буенча төбәк трассаларын да, шәһәр магистральләрен дә ремонтлау эшләре бара. Хәзерге көнгә «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» проекты нигезендә планлаштырылган барлык эшләр тәмамланып килә, ул 90 процентка башкарылган инде.