Республика һәм ил өчен М-7 һәм М-12 трассаларында мөһим участоклар ачылды. Яшел Үзән районында Зөя аша күпер файдалануга тапшырылды, ә Югары Ослан районында М-12 «Восток» тизйөрешле магистраленең бер өлеше.
КамАЗ колоннасы беренче булып яңа юлдан уза. «Восток» М-12 трассасының җиденче этабы ачылышын видеоэлемтә аша илнең премьер-министры күзәтә. Аны файдалануга кертүгә рөхсәтне Михаил Мишустин Мәскәүдә «Россия Транспорты» халыкара форумы кысаларында бирде. М-12 «Восток» трассасы «Россия» магистраленең нигезе булачак — Санкт-Петербургтан Владивостокка кадәр – һәм ул 12 мең чакрымны тәшкил итә.
М-12 «Восток» трассасының җиденче этабын Югары Ослан районында Зөя аша узган күпер кебек үк рекордлы вакыт эчендә — ел ярымда төзеделәр. Яңа трассаларны светофорсыз һәм тизйөрешле ясыйлар.
Мәскәү Казан арасындагы юлда вакыт сизелерлек кимиячәк, бу Татарстанның Мәскәү агломерациясе белән икътисадый элемтәләрен алга таба үстерүгә ярдәм итә, кече һәм урта бизнеска үсеш бирә.
Татарстанда тизйөрешле дүрт полосалы юл озынлыгы 142 километрны тәшкил итә.
М7 федераль трассасының 757нче километрында 2019 елдан бирле көт вакыйга — монда тулы хәрәкәтне эшләтеп җибәрделәр. 4 ел эчендә яңа күпер төзи, монда элек тә күпер була, анысын төзекләндергәннәр, янәшәдә яңасын торгызып, юлны 4 полосага кадәр киңәйтәләр. М-12 трассасында 150 километрдан артык озынлыктагы участок ачыла. Бу Чувашиядән алып Татарстанга кадәр киселештә. Барлыгы узган ел башыннан бирле 415 чакрым юл файдалануга тапшырылган. Ә бөтен трассаны бу елның декабрендә эшләтеп җибәрергә ниятлиләр.
Узып баручы йөк машиналары йөртүчеләре яңа юлга бәя бирәләр.
Хис-кичерешләр төзүчеләрнең үзләрендә дә ташып тора.
Төзүчеләр хәрәкәтне Дагыстан, Свердловск һәм Мурманск өлкәләрендәге хезмәттәшләре белән бер үк вакытта башлап җибәрә, анда шулай ук капиталь ремонттан соң юллар ачылды. Аларны Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин сәламләде.
Татарстан буенча Чувашия чигеннән Яр Чаллыга кадәр уза торган М7 трассасы да беренче В категориясенә туры килә. Моның өчен 761нче кмдан 771нче кмга кадәр булган өлешне реконструкцияләү кала. Бу эш киләсе елга тәмамланырга тиеш.
Алия Галиуллина, Ренат Сәхибгәрәев, Ленар Хәбибуллин, Татарстан яңалыклары