Мәскәүдә Татарстан Республикасы сәнгать осталарының гала-концерты булды. Тамаша Мәскәүдә традицион Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре кысаларында үткәрелде. Быел чаралар ТАССР оешуга 100 ел һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланды. Биредә Татарстан Республикасы һәм Мәскәү шәһәре җитәкчеләре катнашты. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Билгесез солдат һәйкәленә һәм Манеж мәйданында Маршал Жуков һәйкәленә һәйкәленә чәчәкләр салды.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Химки зиратында совет разведчиклары Исхак Әхмәровка һәм аның хатыны Хелен Лоурига һәйкәл ачу тантанасында катнашты. Ул ватандашыбыз Исхак Әхмәровның Бөек Ватан сугышында җиңүгә зур өлеш кертүен, аның казанышлары дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтелүен искәртте.
Рөстәм Миңнеханов – Татарстан Республикасы Президенты
Кичен ТАССРның 100 еллыгына багышланган концертта Татарстанның дәүләт бүләкләре тапшырылды.
Аерым алганда, республика белән нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары үсешенә зур өлеш керткән өчен «Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан медале белән Россия24 каналының мәгълүмат тапшырулары дирекциясе җитәкчесе Евгений Бекасов бүләкләнде.