Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белән Дәүләт Советының киңәйтелгән утырышына әзерлек буенча фикер алышты.
Очрашу Мәскәүдә узды, бирегә республика Президенты эш визиты белән килде.
Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советының төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм шәһәр мохиты комиссиясен җитәкли. Көн тәртибендә –торак төзелешенә, төзекләндерүгә һәм коммуналь хезмәт күрсәтүгә ярдәм итү чаралары.