Татарстанда Идел аша яңа күпер ачылды, шул ук вакытта Мәскәүдән Казанга кадәр М-12 трассасы да ачылды. Тизйөрешле юлның озынлыгы 810 километр. Өстәвенә, светофорсыз һәм автомобиль хуҗалары өчен бик уңайлы. Ачылуга рөхсәтне Владимир Путин бирде.
Алкышлар астында Россия флаглары белән автомобильләр узды. Алар беренче булып Идел өстендәге яңа күпер аша үтте. Татарстанда «Восток» М-12 тизйөрешле трассасының сигезенче этабы буенча хәрәкәткә старт бирелде. Ә аның белән бергә бөтен яңа федераль трасса буенча да юл ачылды. Юл берьюлы биш регионны — Мәскәү, Владимир һәм Түбән Новгород өлкәләрен, шулай ук Чувашия һәм Татарстанны бәйли.
Яңа технологияләр ярдәмендә, иң беренче чиратта үзебезнең илнекеләр ярдәмендә көне – төне эшләгәнгә кыска вакыт эчендә төзеделәр. Юлның тиз арада төзелүе проектны мөмкин кадәр арзанайтты. Хәер, саннар барыбер зур: 900 миллиард сум — һәр чакрым өчен миллиардка якын. Әмма 810 чакрым түләүле автомобиль юлы үз-үзен аклый.
М-12 «Восток» куркынычсызлык һәм уңайлылык белән җәлеп итә. 80 чакрым саен — күпфункцияле зоналар, кафе, заправкалар, кунакханәләр, балалар мәйданчыклары.
Трасса буенча уртача хәрәкәт сәгатенә 110 километр, ә Мәскәүдән Казанга кадәр нибары 6 сәгать ярым.
Рөстәм Миңнеханов юлны беренчеләрдән булып үзе тикшереп карады.
Бу трассада иң зур күпер, аның озынлыгы 3362 метр, биеклеге 16 катлы йортка тигезләшә. Һәм ул тулаем Россия өчен дә, Татарстан өчен дә гаять зур стратегик әһәмияткә ия.
М-12 матбугаты «Россия» транспорт коридорының бер өлеше була, ул Мәскәү һәм Санкт-Петербургны башта Екатеринбург һәм Төмән белән тоташтыра. Ә аннары Владивосток, Казахстан, Монголия һәм Кытай белән.
Алия Галиуллина, Инна Данилова, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.