Мәскәүдә “Голоса страны”(Ил авазлары) исемле заманча документаль театр жанрындагы спектакльләр циклы башланып китте. Әлеге проектның максаты- тормышны яхшы якка үзгәртергә тырышып яшәүче гади укытучы,чүлмәкче, хирург,океанолог, артист кебек hөнәр ияләренең тормыш юлын күрсәтеп, илнең бердәмлеген ныгыту. Шундый 12 спектакльнең берсе безнең милләттәшебез, Буа дәүләт драма театры җитәкчесе,Татарстанның халык артисты Раиль Садриев турында. Бу хакта тәфсилләбрәк сөйләшү өчен без аны бүген студиягә кунак итеп чакырдык. Әңгәмәне журналист Миңназыйм Сәфәров алып бара.