Бүген 84 яшендә Татарстанның халык артисты, күренекле татар җырчысы Флера Сөләйманова вафат булган. Зур югалту. Халкыбызның моңлы җырчысы китеп барды.
Флюра Сөләйманова Кама Тамагы районының Иске Барыш авылында 1939 елның 10 мартында туган. 2006 елда аңа Татарстанның халык артисты исеме бирелгән.