Талантларны ачу — Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте Мөселман яшьләре форумының кышкы мәктәбенә гаризалар кабул итә. Мөселман яшьләре форумы – актив һәм өммәт язмышына битараф булмаган яшьләрне берләштерү, аларның үсеше өчен шартлар тудыручы иҗади мохит булып тора. Кышкы мәктәпне ике сменада – егетләр һәм кызлар өчен аерым үткәрү көтелә. Ир-атлар сменасы, 24 гыйнварда башланып, 28 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк, ә хатын-кызлар 31 гыйнварда–4 февральдә җыелачак.
Гаризаларны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайтында кабул итәләр.