Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы республикадагы мөселман дини оешмаларында коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатыннан берничә карар кабул итте.
Җәмәгать намазларыннан һәм кул биреп күрешүдән тыелып тору киңәш ителә. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте. Әлеге карарлар 15 апрельгә кадәр үз көчендә кала. Шура әгъзалары шулай ук дин кардәшләрне игътибарлы һәм сак булырга, тынычлыкны сакларга чакыра.
“Мөселман кешесе коткыга һәм куркуга бирелергә тиеш түгел. Шуның белән бергә инфекциягә җиңел карау, табибларның күрсәтмәләрен үтәмәү, үзеңне һәм әйләнә-тирәдәгеләрне вирус йоктыру куркынычына дучар итеп, профилактик чараларны кире кагырга да ярамый”, -диелә хәбәрдә.