Мөселман дөньясы өчен иң зур һәм иң изге бәйрәмнәребезнең берсе Корбан гаетенә дә санаулы көннәр калып бара. Татарстанда пандемия шартларында Корбан бәйрәмен уздыру тәртипләре билгеләнде. Көннәре һәм төгәл вакытлары экранда күрсәтелгән.
Корбан чалу назәрәт карамагында булган 33 мәйданчыкта билгеләнде, башкалабыз Казанда исә 15 мәйданчыкта булачак, шулай ук шәхси хуҗалыкларда корбан чалу оештырылачак.
Корбан гаетен чараларын оештырганда һәм корбанлык итләрен өләшкәндә Роспотребнадзор тарафыннан тәкъдим ителгән барлык чараларны да үтәү сорала: мәчетләргә бары битлек , перчаткалар, шәхси намазлык белән генә керү мөмкин .Корбан чалу 3 көннең берсендә башкарыла:31-нче июльдә, 1 һәм 2 августта. Корбан чалуның фазыйләтләре турында тулырак мәгълүмат белән Рөстәм хәзрәт Хәйруллин таныштыра.