26, 27 октябрь көннәрендә Казанда, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең 140 еллыгына багышлап, мөселман белем бирү оешмалары мөгаллимнәренең Бөтенроссия форумы узачак.
Форум 2011 елдан башлап үткәрелә, ул мөселман мәгарифе һәм тәрбиясе өлкәсендәге мөһим мәсьәләләр турында фикер алышу, аларны хәл итү өчен мәйданчык булып тора.
Форумда мөгаллимнәр ислам нигезләре буенча 700ләп мәчет каршындагы курсларда, 8 мәдрәсәдә һәм 3 мөселман югары уку йортында уку барышын оештыруның көнүзәк мәсьәләләрен караячак.
Форумның беренче көне мәчет каршындагы курслар эшчәнлегенә багышлана. Мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирү, мәктәпләрдә гарәп телен укыту һәм Нәзарәтнең мөселман мәктәпләрендә гомуми белем бирү дәүләт стандартларын үтәүгә аерым игътибар биреләчәк. Шулай ук Форум барышында мөгаллимнәрне татар телен өйрәнү буенча «Без – татарлар!» онлайн-платформасының эш нәтиҗәләре белән таныштыралар.
Форумның төп чаралары икенче көнгә билгеләнгән: 27 октябрьдә пленар утырыш һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең 140 еллыгы кысаларында Татарстанда һөнәри ислам мәгарифе проблемалары буенча фикер алышу көтелә. Бу уңайдан конференция «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең яңа бинасында дәвам итәчәк.
Бүген башкалабызда инде икенче көнен , Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең 140 еллыгына багышлап, мөселман белем бирү оешмалары мөгаллимнәренең Бөтенроссия форумы уза.Форум 2011 елдан башлап үткәрелә, ул мөселман мәгарифе һәм тәрбиясе өлкәсендәге мөһим мәсьәләләр турында фикер алышу, аларны хәл итү өчен мәйданчык булып тора. Форумда мөгаллимнәр ислам нигезләре буенча 700ләп мәчет каршындагы курсларда, 8 мәдрәсәдә һәм 3 мөселман югары уку йортында уку барышын оештыруның көнүзәк мәсьәләләрен караячак.Форумның төп чаралары бүген 27 октябрьдә була. Анда пленар утырыш һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең 140 еллыгы кысаларында Татарстанда һөнәри ислам мәгарифе проблемалары буенча фикер алышу көтелә.