«Әкият» курчак театры сәхнәсендә балаларга «Кай белән Гердның Яңа ел маҗаралары» әкияти тамашасын күрсәттеләр.
«Мәрхәмәт — Милосердие» берләшмәсе депутатлары быел беренче хәйрия чыршы бәйрәмен үткәрделәр. Тамашага балаларны тәрбиягә алган һәм күп балалы гаиләләрдән, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән, шулай ук сәләтле балаларны һәм төрле конкурсларда җиңүчеләрне чакырдылар. Пандемия сәбәпле, депутатлар бәйрәм тамашасын күзәтчелек органнарының барлык таләпләрен исәпкә алып оештырдылар. Спектакльдән соң балаларга Яңа ел бүләкләре тапшырылды. Сүз уңаеннан, татлы күчтәнәчләр хәзер коронавирус хастаханәләрендә дәваланучы балаларга да өләшенә