Казанның иң борынгы таш гыйбадәтханәләреннән берсе булган Мәрҗани мәчете реставрация эшләре тәмамланганнан соң инде киләсе атнада ук ачылырга мөмкин. ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин шулай дип белдерде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2022 елның көзендә мәчетне төзекләндерергә кушкан иде. Реставрация эшләре — агымдагы елда, авариягә каршы эшләр иртәрәк башланды.
Мәрҗани мәчете хәзерге Каюм Насыйри урамында патшабикә Екатерина II нең шәхси рөхсәте белән губерна архитекторы Василий Кафтырев проекты буенча җирле татар осталары тарафыннан 1766-1770 елларда төзелә. Ул 1552 елда Иван IV Грозный тарафыннан шәһәр яулап алынганнан соң Казанда сафка бастырылган беренче таш мәчетләр арасына керә.