Бала тудыру йортыннан – медаль белән! Мөнир Нәҗмиев быел Мамадыш районында аваз салган 100нче сабый. ТАССР төзелүнең юбилей елы кысаларында зур хөрмәтләүгә лаек булды ул. Тантаналы чарадан – безнең репортаж.
Нәҗмиевлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга. Лилия белән Фидаилнең уллары Мөнир туды. Яшь гаиләнең бу икенче сабыйлары булса, Мамадыш районы үзәк хастаханәсендә 2020нче елда дөньяга килгән 100нче бала ул.
Шул уңайдан тәбрикләү сүзләре җиткерергә Нәҗмиевларның әти-әниләре һәм туганнары белән бергә район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Муса Хуҗаҗанов, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова да килгәннәр иде.
Муса Хуҗаҗанов яшьләрне икенче уллары тууы белән тәбрикләп, “ТАССРның 100 еллык истәлегенә” медале һәм истәлекле бүләк тапшырды.
“Юбилейлы” бала туу белән Нәҗмиевларны район үзәк хастаханәсенең баш табибы урынбасары Ландыш Мөбарәкҗанова һәм гинекология бүлеге мөдире, акушер-гинеколог Миләүшә Вәлиуллина котладылар, истәлекле бүләк тапшырдылар.
Яшь мамадышлы Мөнирне бәхетле әби-бабайлар, туганнары, шулай ук әле ике яшь тә тулмаган абыйсы Самир каршы алды. Лилия әңгәмә барышында бала туу – тормышта иң мөһим вакыйга, дип билгеләп үтте.
Гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә Мөнир исеме “изгеләндерүче” дигәнне аңлата һәм якыннарының таянычы, яклаучысы булып үсәчәге турында сөйли.