Безнең Татарстан Дәүләт телерадиокомпаниясе Русфонд хәйрия җәмгыяте белән авыру балаларга ярдәм итү буенча уртак проектны дәвам итә. Сезнең ярдәм белән без балаларга каты авыруларны җиңәргә булышабыз. Бүген Мәликә Хәсәнованың тарихы. Кызның ике аягына да авыр диагноз куелган. Кызны дәвалау өчен, гаиләгә матди ярдәм кирәк.
5542 номерына ДЕТИ сүзе белән СМС
Мәликә кунакларны чын хуҗабикә кебек каршылыйл, кайнар чәй, җиләк-җимеш белән сыйлый. Табын әзерләргә, рәсем ясарга бик ярата. Тик аякларынданы каты авыру аңа башка балалар кебек яшәргә һәм үсәргә ирек бирми. Кызның ике аягына да артрогрипоз диагнозы куелган, бик авырлык белән йөри.
Мәликага 2 яшь кенә әле, шул вакыт эчендә 4 операция кичергән. Йокы да аның өчен сынау, кыз махсус фиксаторларда йокларга мәҗбүр. Алда тагын берничә катлаулы хирургик операция ясау мәҗбүри. Чалыш аякларны турайтырга, мускулларны күчереп утыртырга кирәк.
Травматолог-ортопед Максим Вавилов: «Баланың аяк табаннары үсешендә зур кимчелекләр күзәтелә.Хәзерге вакытта дәвалауның терапея курсы тәмамланды. Дәвалауның киләсе этабына күчәргә кирәк. Аякларын төзәтү өчен берничә кат гипс салабыз. Шуннан соң аякларының төзәлүенә ышаныч артачак.»
Мәликәгә операцияне Ярославль белгечләре ясаячак. Дәвалауга һәм аннан соң тернәкләнүгә 565 мең 600 сум акча җыярга кирәк. Әти-әнисенең бу кадәр акчасы юк.
Мәликәнең әнисе Динара Хәсәнова: «Минем олы кызым бар, аңа өч яшь, ул менә бакчага йөри һәм анда шигырьләр ятларга бирәлә, Мәликә хәтта тизрәк ятлый. Минем хыялым — аларның бергәләп мәктәпкә йөрүләре, бер-берсенә ярдәм итеп укулары.»
Ә бу хыялны тормышка ашырырга без сезнең белән ярдәм итә алабыз. Мәликәнең әти-әнисе ярты миллион сумнан артык торган операцияне түли алмый. Без сезнең белән бергәләп ярдәм итә алабыз. Моның өчен 5542 номерына ДЕТИ сүзе белән СМС җибәрү дә җитә. Бер хәбәрнең бәясе-75 сум. Күбрәк өлеш кекртергә теләүчеләргә тулы мәгьлүмат безнең телерадиокомпания һәм Русфонд сайтларында.
Александр Шмагин, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.