Көзен мәктәп укучыларын дистанцион укытуга күчерү турындагы мәгълүмат чынбарлыкка туры килми.
Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Премьер-министр урынбасары — Мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов хәбәр итте. Ул социаль челтәрләрдәге, бигрәк тә ата-аналар чатларында булган барлык имеш-мимешләрне кире какты. Мәктәпләрдә дәресләрне үткәрмәү өчен бернинди алшартлар да юк, диде министр.