Яңа уку елында мәгариф учреждениеләрендә иминлекне тәэмин итү буенча яңа саклык чараларыннан файдаланырга җыеналар. Зур мәктәпләрдә хәбәр җиткерү җайланмалары куелды, территорияләр төзекләндерелде. Профессиональ сакчылар мәсьәләсе дә хәл ителә. Тулырак киләсе репортажда.
Казанның бу лицеенда хәбәр җиткерү җайланмасы төзек эшли башлаган. Иске системада тоткарлыклар булган. Хәзер инде лицей коллективына ашыгыч хәбәр бирәсе булса, борчылырга кирәк түгел — җиһазлар төзек эшли.
Бездә гадәттән тыш хәл килеп чыкса, хәбәр җиткерү ситемасы яңартылды. Без аның белән үзебез идарә итә алабыз, автомат режимда эшли.
Татарстан башкаласындагы май фаҗигасе мәктәпләрдә куркынычсызлык системасын яңадан карауга этәрде. Казанның 177 лицее биек коймалар белән чолгап алынган, керү юлында профессиональ сакчылар тора. 120дән артык видеокамера урнаштырылган.
Бездә сак ышанычлы, күренми торган зоналар бөтенләй юк.
Мондый ныклы саклык чарасы, әлбәттә, барлык уку йортларында урнаштырылмаган. Беренче ышанычлы адымнар ясалган. Президент Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча зур мәктәпләрне саклауга республика бюджетыннан 457 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Төп мәсьәлә –кадрлар.
Бу яхшы башлангыч, тик хәзер генә балалар иминлеге өчен җавап бирүче шулкадәр квалификацияле сакчыларны кайдан алырга соң?
Соңрак булса да, кадрлар проблемасын җайга салырга кирәк булачак. Әлегә куркынычсызлык җиһазлары урнаштырылмаган мәгариф учреждениеләрендә чакыру төймәләре, металл рамнар, контроль системасы урнаштырыла.
Быел җәен мәктәп терриорияләренең күпчелеге төзекләндерелде. Керү капкалары, саклау биналары җайлаштырылды. Төзекләндерүгә шәһәр бюджетыннан 116 миллион сум тотылды.
Вадим Струминский, Никита Граханцев, Татарстан яңалыклары