Федераль дәүләт белем бирү стандартларына «Россия республикалары дәүләт телләре» фәнен керттеләр.
«Татарстан Республикасы теле — татар теле» ата-аналар гаризасы буенча уку планының мәҗбүри өлешенә кертеләчәк. Ата-аналар «Татарстан Республикасы дәүләт теле — татар теле» яки «Туган тел» фәнен сайлый», — диде Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.
«Татарстан Республикасы дәүләт теле — татар теле» фәне буенча үрнәк белем бирү программалары эшләнгән һәм федераль реестрга кертелгән. Моннан тыш, 1-9 сыйныфлар өчен бу фән буенча уку-методик комплекслар эшләнгән. Ә 1-4 сыйныфлар өчен уку-методик комплекслар федераль исемлеккә кертү өчен Россия Мәгариф министрлыгына юнәлдерелгән.