Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы муниципалитетларга мәктәпләрдә электрон, дистанцион укытуны оештыру буенча инструкцияләр җибәрде.
Методик хатта дистанцион укытуны оештырганда укытучылар тарафыннан куллану өчен тәкъдим ителә торган электрон белем бирү ресурслары күрсәтелгән. Бу, аерым алганда, «Электрон журнал һәм көндәлек» дәүләт мәгълүмат системасы, шулай ук «Факультативлар» модуле. Дистанцион укыту өчен берничә онлайн-платформа: «Универсариум», «Россия электрон мәктәбе», «Мобиль электрон белем бирү», «Ачык мәктәп», «Учи.ру», «Якласс», «Сириус» белем бирү үзәге мәйданчыгы тәкъдим ителә.
(843) 294-95-70
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы дистанцион укытуга кагылышлы сораулары буенча кайнар линия дә ачты. Белгечләр мәктәп, көллият, техникум һәм югары уку йортлары эшен дистанцион укытуны оештыру буенча сорауларга җавап бирәчәкләр. Кайнар линия эш көннәрендә иртәнге сәгать тугыздан кичке алтыга кадәр эшли. Телефон экранда күрсәтелгән.
8(800) 200-91-85
Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан шулай ук дистанцион укытуны оештыру буенча укытучыларга һәм ата-аналарга методик ярдәм күрсәтү өчен Кайнар линия эшли. Телефон шулай ук экранда күрсәтелгән.