Казанда салкын тиеп авыручыларның артуы сәбәпле, мәктәп укучылары өчен массакүләм чаралар тыелган. Мәктәпләрдә аерым сыйныфлар гына ябылырга мөмкин.
Алексеевский һәм Теләче районнарында ике гомуми белем бирү оешмасы, 10 муниципаль берәмлекнең 29 мәктәбендә 172 сыйныф тулысынча ябылган.
Арча һәм Теләче районнарында ике мәктәпкәчә белем бирү оешмасы,
шулай ук Теләче районының бер мәктәпкәчә белем бирү оешмасында ике төркем ябылган. Казанда 7 февральгә кадәр 5нче гимназиядә бер сыйныф, 6 февральгә кадәр 177нче лицейның җиде сыйныфы, 155нче гимназиядә, 49нчы һәм 91нче мәктәпләрдә берәр сыйныф, 165нче мәктәптә дүрт сыйныфта укулар туктатылган.