Быел балаларның мәктәп портфеле авырая, ә ата –аналарның акча янчыгы җиңеләя. Яңа уку елы алдыннан канцтоварларга һәм мәктәп формасына бәяләр күтәрелде. Күпмегә артканын хәбәрчеләребез кызыксынды.
Укучылар һәм әти-әниләр өчен дулкынландыргыч вакыт килеп җитте. Сыйфатлы, әмма шул ук вакытта арзанлы мәктәп формасын табу җиңел түгел хәзер.
Элек бу вакытта күпләр инде аласын алып куйган булсалар, хәзер бәяләр күзәтүдән узмыйлар. Башта мәктәп формасын кибетләрдә сайлыйлар, аннары базарга юл тоталар. Бәяләр анда да якынча 10% ка арткан.
Укучыны канцтоварлардан мәктәп формасына кадәр тулысынча комплектлау өчен хәзер 20 меңнән артык акча кирәк. Аналитик сервисларның берсе мәгълүматларына караганда, июль аенда гына да мәктәп көндәлекләренең бәясе 284 процентка, дәфтәрләрнең бәясе 241 процентка арткан. Казанның канцтоварлар кибетләрендә дә бәяләр артты.
Балаларга хас булмаган бәяләр, нигездә, чит илләрдән тауар алып кайтучыларда. Аларның бәяләре 60% ка кадәр артты. Экспертлар моны катлаулы логистика белән бәйли.
2022 елда планлы тикшерүләр үткәрү прокуратура органнары белән килештереп йә Россия Президенты йөкләмәсе буенча үткәрелә. Экспертлар билгеләп үткәнчә, хәзер бәяләр үсмәячәк. Күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә инде традициягә кергән «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит»акциясе кысаларында ярдәм итәчәкләр.
Гөлназ Ибраһимова, Айнур Вәлиәхмәтов, Таһир Хәсәнов.