Алабугада беренче сыйныфка баручы укучыларга яңа букчалар, дәфтәрләр, буяулар, башка мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе кысаларында 77 бала букчалар һәм канцтоварлар җыелмасы алды.
Булачак укучыларны яңа уку елы белән котладылар. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе Татарстанда 14 ел инде гамәлдә. Быел республикада меңнән артык бала кирәкле ярдәм ала. Парта янына барлыгы 20 меңгә якын беренче сыйныф укучысы утыра.