Башкалабыз Казанда гадәттәгечә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе уза. Ел саен аз керемле гаиләләрдән Казанның меңнән артык укучысы бүләк комплектлары ала. Быел тантаналар шәһәрнең һәр районында 18 нче августтан 25 нче августка кадәр «Мәскәү», «Сәйдәш», «Чулпан» мәдәният үзәкләрендә, Ленин исемендәге мәдәният йортында уза.
Шулай ук әлеге акөиягә «Зәкят» хәйрия фонды да кушылды.Мәктәп букчасы комплекты үзгәрешсез булып кала: аңа канцелярия товарлары, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем дәресләре өчен җыелмалар керә.