Быел эксперимент кысаларында мәктәп яны лагерьларындагы балалар салатлар өчен ингредиентларны үзләре сайлый алачак. Уңышлы булса, яңа уку елыннан башлап әлеге тәҗрибәне мәктәпләрдә кертәчәкләр. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казанныңа зык-төлек һәм социальтуклану департаменты хәбәр итте.
Эксперимент җәй көне мәктәп янылагерьларында үткәреләчәк. Гомумән, каникуллар вакытында 128 гомуми белем бирү учреждениесендә 17 меңгә якын баланы ике тапкыр кайнар ризык белән тәэмин итү планлаштырыла. Көненә бер балага меню бәясе 201 сум 63 тиен тәшкил итә.