Балаларның кышкы каникуллары да башланды. Ә бу инде нарат урманында чаңгыда йөрү, ачык һавада шугалакта йөрәргә менә дигән мөмкинлек. Әйтик, Мамадыш районында да гаилә белән актив ял итәргә мөмкинлек биргән урыннар күп.
Кулга навигатор алабыз, «Мамадыш шәһәре стадион-ипподром”ы пунктын язабыз һәм алга. Максат — иң биек таудан чанада, тимераякта шуу, 3 чакрымнан артык озынлыктагы чаңгы юлыннан узу.
Инвентарьны прокатка алу өчен алмашка вакытлыча паспорт, машина йөртү таныклыгы яки студент билетын калдырырга һәм кирәкле сумманы түләргә кирәк.
Көнгә шугалакка 30дан артык кеше йөри. Ә ял көннәрендә халык агымы тагын да зур. Дүшәмбедән кала һәр көнне килергә була, атна башында биредә бозны яңарталар.
Алга таба экстремаль хис-кичерешләр артыннан. Балалар һәм өлкәннәр арасында әлеге ясалма тау зур популярлык казана. Вакытлыча файдалануга тюбинг алырга мөмкин.
Экстремаль спорт яратмаучылар өчен чаңгы. Һава торышы мөмкинлек бирә, инвентарьны прокатка алырга була. Аның өчен 100 пар чаңгы бар. Яктыртылган ике трассалар гамәлдә.
Янәшәдә генә масштаблы эшләр бара. Киләсе елда биредә тау чаңгысы комплексын эшләтеп җибәрү планлаштырыла, анда ял итәргә бөтен республикадан да киләчәкләр.
Карлы һава торышы шәһәр халкын ноябрь ахырыннан ук сөендерде. Шуңа күрә кышкы күңел ачуларга старт гадәти вакыттан иртәрәк бирелде. Яңа ел каникулларына да планнар зурдан. Биредә мамадышлыларны һәм шәһәр кунакларын көтеп алалар.
Гөлинә Гыйльмуллина, Алмаз Камалеев, Рәмзилә Баһаутдинова – Татарстан яңалыклары.