Казанның мәктәп ашханәләрендә укучыларның ата-аналары туклану оештыруны контрольдә тота башлады. Һәр көнне мәктәп ашханәләрендә аш-су сыйфатын һәм туклануны оештыруны шәхсән бәяләү өчен ата-аналарның берсе кизү тора.
Туклануны бәяләгәндә бердәм чек-лист кулланылырга тиеш. Аның ярдәмендә төшке аш залындагы менюны, бирелгән ризыкларның аңа туры килүен, ашханәдәге чисталыкны, температураны һәм ризыкның тәмен контрольдә тоталар. Җәмәгать тикшерүчеләре ашханәләргә барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәгәндә генә йөри ала.