Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү тәмамаланды. Сайлауның төп көнендә Конституция язмышын хәл итүдә катнашучылар турында хәбәрчебез Мөршидә Җиһан язмасы.
Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров мобиль сайлаучы мөмкинлеген кулланып тавыш бирсә, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Лаеш районының Боровое Матюшино бистәсендә сайлау участогына шәхсән үзе барды.
Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев: «Мин һәрвакытта да иң элек күп милләтле Россия Федерациясендә уртак аңлашу, килешү турында сөйлим. Алга таба да без моның кадерен белергә тиеш.»
Татарстанның Федерация Советы әгъзасы Олег Морозов, Татарстан Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев сайлау участокларына килеп Конституциягә карата үз мөнәсәбәтен белдерде.
Тавыш бирүгә бару Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов өчен туган якка Биректау районының Әлдермеш авылына кайтып килүгә бер сәбәп була.
Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов: «Мин бу авылда теркәлгәнмен. Озак еллар биредә әти-әнием яшәде. Хирург булганда авыл кешеләренә оперция дә ясаганым бар. Ярдәм иткән өчен авыл халкы монда йорт төзергә тәкъдим итте.»
Шулай ук мөһим сәяси чарадан Татарстан республикасының мәдәният һәм сәнгать әһелләре дә бик теләп катнашты. Республиканың Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе Александр Сладковский Яшел Үзән районының Әйшә авылындагы сайлау участогына килде. Ул шулай ук илнең төп Законына кертелгән төзәтмәләр мәдәнияткә сизелерлек йогынты ясарга мөмкин дип саный.
Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева да контитуциягә кертелгән төзәтмәләрне мөһим дип саный. Үз фикерен тавыш бирү юлы белән әйтер өчен Россиянең атказанган артисты, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов та килде. Үз ихтыяры белән фикерен белдерергә Салават Фәтхетдинов хатыны Ләйсән ханым белән килгән иде.
Мөршидә Җиһан Илдар Галәветдинов.