Дәүләт Советы депутатлары — педагоглар сыйфатында. Республика мәктәпләрендә парламент дәресләре башланды. Алар Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышлана. Казандагы алтынчы гимназиядә дәресне Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
Шахмат осталары, төрле конкурсларда җиңүләр, сугыш елларында хәбәрсез югалган солдатларның 30 дан артык исемен кайтарган яшь эзтабарлар отряды. Казандагы 6 нчы гимназиядә 2 меңнән артык укучы белем ала. Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча да алар алдынгы.
Парламент дәресен дә үзенчәлекле итеп үткәрделәр. 11 нче сыйныф укучылары 5 командага бүленеп, туризмның тарих, этнография, гастрономия, экологик юнәлешләре, гаиләдә туган телдә сөйләшү турында фикер алыштылар.Казанның истәлекле урыннарын искә төшерделәр. Сөйләшүгә парламент рәисе йомгак ясады.
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе
Балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләүдә “Манзара” исемле мәктәп театрының өлеше зур. Коллективны танылган артист Зөлфия Вәлиева җитәкли.
Зөлфия Вәлиева «Манзара » мәктәп театры җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисты
Әнә шулай парламент дәресе кызыклы да, файдалы да үтте.
Дмитрий Второв, Эдуард Мөхәммәтҗанов,Татарстан яңалыклары.