Татарстанда Гаилә елы кысаларында чараларны гамәлгә ашыру эшен активлаштырырга кирәк. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлекчәсендә узган селектор киңәшмәсендә Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе — «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин белдерде.
«Бүген үк барлык муниципалитетлар катнашында җентекле киң программа әзерләргә кирәк, — дип мөрәҗәгать итте Мөхәммәтшин онлайн-чарада катнашучыларга. — Безнең өчен бу мөһим проект. Без төбәк бүлекчәсе линиясендә дә, һәм урыннарда партиянең беренчел бүлекчәләре линиясендә дә җитди эш планлаштырабыз».
Катнашучылар яңа проектларны башлау һәм партиянең җирле бүлегенең агымдагы бурычлары турында фикер алышты. Киңәшмәне партиянең генераль советы секретаре урынбасары, партиянең үзәк башкарма комитеты җитәкчесе Александр Сидякин үткәрде.
Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары, партиянең генераль советы секретаре урынбасары Анна Кузнецова билгеләп үткәнчә, Гаилә елы кысаларында партия бурычларының берсе иң яхшы төбәк практикаларын формалаштыру һәм тарату булачак.
Ул искәрткәнчә, Хөкүмәт Россиядә Гаилә елын үткәрүгә төп чаралар планын раслады инде. Якын арада парламент түбән палатасының эш планы кабул ителәчәк һәм төбәкләр тәкъдимнәре каралачак.
Гаилә тематикасына партия эшендә дә аерым игътибар биреләчәк. Бу максаттан гаилә форумнары, гражданнарны тематик кабул итү һәм башка чаралар планлаштырылган.
Гаилә елы Россиядә Президент Владимир Путин указы белән расланган.