«Хәлфә булмак вә балалар укытмак җиңел эш түгелдер… Балалар укытырга да бик киң холыклы вә түзем кеше кирәк», дип яза Каюм Насыйри укытучылар турында. Бөек мәғърифәтчегә багышлап Яшел Үзән шәһәренең 10нчы гимназиясендә “Тел гыйлеме һәм әхлакый эстетик кыйммәтләр формалаштыруда гуманистик традицияләрнең әһәмияте” дип аталган халыкара фәнни-тикшеренү конференциясе үткәрелде.
Яшел Үзәннең 10 нчы гимназиясендә Каюм Насыйри исемендәге халыкара яшьләр фәнни-практик конференциясе булып узды. Киңкырлы эшчәнлек алып барган мәгърифәтченең дәвамчылары белән Мөршидә Җиһан аралашып кайтты.
Каюм Насыйри урамында урнашкан 10 нчы гимназиядә якташлары, олуг мәгрифәтчегә багышланган конференция дистә елллардан бирле үткәрелә. 2016 нчы елдан башлап ул халыкара дәрәҗәдә уздырыла.
Фәни-гамәли чараның пленар өлешендә катнашкан кунаклар әлеге конференциянең сәләтле яшьләрне барлау, аларның үсеше өчен шартлар тудыруда әһәмиятен билгеләп үтте.Каюм Насыйри эшчәнлеге кебек фәнни тикшеренү юнәлешләре дә бик күп төрле булды. Татар, рус филологиясе, Туган якны өйрәнү, География, биология һәм башка бик күп
Һәр ел конференциягә өстәмә үзгәрешләр кетелә. Гаилә елы булуын да искәрттек конференөя эшендә ди гимназия җитәкчелеге.
Фәнни эшкә бәя бирүчеләр дә дәрәҗәле галим һәм Барлыгы 800 ләп эш кабул ителеп, шуның ике йөздән артыгы икенче турга узган. Икенче елга Каюм Насыйриның тууына 200 ел тула. Димәк 10 нчы гимназия юбилейга зур әзерлек белән килә.
Мөршидә Җиһан, Александр Решеткин. Татарстан яңалыклары.