Татарстанда соңгы дөньякүләм вакыйгалар фонында мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча чараларны көчәйтү кирәклеге артты. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Иминлек Советының планнан тыш утырышында хәбәр итте.
Президент белдерүенчә, соңгы вакытта мәгълүмат кырында булган күп мәсьәләләр иҗтимагый-сәяси хәлне тотрыксызландыруга юнәлдерелгән. Шуңа да җәмгыятьтә тотрыклылыкны тәэмин итү, социаль киеренкелекне киметү иң мөһим бурыч