Җәмәгатьчелек Татарстанда җылылык бирүнең нормативларын яңадан карарга тәкъдим итә. Хәзер тәүлеклек уртача температура биш көн 8 градустан түбән булса, өйләргә җылылык бирелә. Җылыту сезонын иртәрәк башлау турындагы фикерләр дә бар. Тышта фатирдагыга караганда җылырак булганда, тизрәк урамга чыгып китүең хәерлерәк.Мәскәү районындагы бер йортта яшәүчеләр шулай итәләр дә. Салкын дивар эчендә утыруның файдасы юк.
Күп кенә фатирларда хәзер, чыннан да, салкын – батареялар әлегә җылытылмый. Республикада җылылык бирү сезоны рәсми рәвештә 6 сентябрьдә башланды, тик аз обьектлар гына җылытыла.
Җәмәгатьчелек җылылыкны бирүдәге норматив срокларны яңадан карау тәкъдиме белән чыкты.
Татарстан Президенты республиканың балалар бакчаларына, хастаханәләргә һәм социаль учреждениеләргә җылылык бирүне тәэмин итүне йөкләде инде.
Әйтик, Чаллы һәм Түбән Камада бу эшкә керешкәннәр инде. Чиратта торак йортлар. Өстәвенә тиздән көннәрнең салкынаюы көтелә. Тулы масштаблы җылыту сезоны килеп җитә.
Вадим Струминский, Айрат Каюмов, Татарстан яңалыклары.