Җәмәгать транспортын ничек итеп пассажирларга уңайлырак, җайлырак итеп була? Казанда федераль экспертлар шәһәр буенча метро, автобус һәм трамвайда йөреп, берничә төр транспортның эшчәнлеген бәяләделәр. Маршрутларның берсендә хәбәрчебез дә булды.
55 нче автобус маршрутының абруе зур түгел. Берничә тапкыр юл-транспорт һәлакәтләре сводкаларында теркәлгән, автобус йөртүчеләр арасында сугышулар да булган. Шәһәрлеләрдән дә шикаятьләр алынган. Транспорт эшен федераль экспертлар комиссиясе бәяләде.
Метрода экспертлар мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә билгеләнгән уңайлыкларны тикшерде. Җир өсте транспорты буенча шелтәләр булды-тукталышлар исемендәге вак шрифтлар, автобуслар маршрутлары схемасын күрсәтеп эшләмәүче QR-код әйтелде.
Җәмәгать транспорты эшендә пассажирларның, комиссиянең шелтәләре күп түгел. Шәһәрара маршрутларда пассажирлар йөртүдә үзгәрешләр таләп ителә. Экспертлар «Көнчыгыш» автовокзалында инвалидлар кассасы эшчәнлегендә кимчелекләр таптылар.
Экспертлар транспорт эшчәнлеген яхшырту буенча бүген, 25 августта илнең транспорт министрлыгы вәкилләре белән, иҗтимагый палата форумында фикер алыша. Төбәкләргә ярдәм итү федераль программалары билгеләнә.
Александр Шмагин. Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.