Бүген мәгариф тармагында, шул исәптән авыл җирлегендә, иң күп вакансияләр математика, рус теле, физика, химия, биология фәннәре, башлангыч сыйныф укытучыларына туры килә. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
Мәгариф һәм фән министрлыгы кадрларга ихтыяҗга анализ ясауга зур игътибар бирә. Елга ике тапкыр педагогларга ихтыяҗ буенча мониторинг уздырыла. Татарстанда һәр укытучы үз фәнен бик яхшы белергә, укучыны көндәшлеккә сәләтле итү өчен, кирәкле педагогик компетенцияләр булырга тиеш. Югары уку йортларында педагогик кадрлар әзерләнә, республикада бу юнәлештә барлыгы 15 мең студент белем ала. Казан Федераль Университеты, аның Алабуга институтына һәм Чаллы педагогика университетына шушы контингент студентларының 90 проценты туры килә. Соңгы елларда педагогик белгечлекләрдә укучылар саны арткан. Алты һөнәри белем бирү йортында ун белгечлек буенча 5525 кеше белем ала.
Илсур Һадиуллин ТР Мәгариф һәм фән министры