Бүген – Халыкара укытучылар көне. Мөгаллим җир йөзендәге иң мактаулы һөнәрләрнең берсе. Хәзерге техник-прогресс заманында укыту-тәрбия эшләрен камилләштерүдә укытучыларның җаваплылыгы да нык артты.
атарстан радиосының чираттагы иртәнге турыдан-туры эфир кунагы – мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең казанышлары, бүгенге проблемалары, заманча укыту алымнарын кулланышка кертү, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында иминлек чаралары турында сөйләде. Укытучыларның абруен күтәрүдә җәмгыять алдында торган бурычларга да тукталды. Беез дә Мәгариф һәм фән министрына берничә сорау белән мөрәҗәгат иттек.