“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә «Мәдрәсәгә игелек кыл», яки мөселман уку йортларын финанслау мәсьәләләре» темасына түгәрәк өстәл узды. Аның нәтиҗәләләрен хәбәрчебез Алия Галиуллина белә.
Түгәрәк өстәлдә мөселман уку йортларын финанслау мәсьләләре каралды. Алар исәбенә 8 мәдрәсә , Казан ислам институты һәм Россия ислам институты керә. Рафик Мөхәммәтшин белдерүенчә, бер мәдрәсәнең елына 50-60 млн сумлык чыгымы бар. Ә югары уку йортын тәэмин итәргәк 100 миллион сумга кадәр кирәк.
Дини уку йортларының матди чыгымнарының яртысы Татарстанның үзәкләштерелгән Диния нәзарәте ярдәме белән каплана.
Дини уку йортларының матди чыгымнарының яртысы Татарстанның үзәкләштерелгән Диния нәзарәте ярдәме белән каплана.
Шулай ук Зәкят фондының да ярдәме зур. Хәйрия фонды җитәкчесе Булат хәзрәт Мәрданов билгеләп үтүенчә, алар тарафыннан «Мәдрәсәгә игелек кыл” исеме астында онлайн акция игълан ителгән. Теләгән һәркем Татарстанның мөселман уку йортларына матди яктан ярдәм итә ала. Сентябрь уртасына 425 мең сумнан артык акча җыелган. Шуның 160 меңе гомуми хисапта булса, 266 меңнән артыгы мөселман уку йортларына күчерелгән. Алар арасында .”Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге Казан мәдрәсәсе дә бар.
Түгәрәк өстәл барышында “Мөхәммәдия” директорының беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин мәдрәсәдә быелдан түләүле бүлекләр булдыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ислам мәгарифен һәм фәнен финанслау яңа Мәрҗаниләр, Барудилар буыны барлыкка килүгә нигез.
Алия Галиуллина, Ренат Сәхипгәрәев, Татарстан яңалыклары.