Татарстан китап нәшрияты танылган язучы Мәдинә Маликованың 5 томлык сайланма әсәрләрен нәшер итте. Әлеге басмаларны “Ногай” кунакханәсе комплексының Г.Тукай исемендәге залында укучыга тәкъдим итү чарасыннан Ләлә Зәйнуллина репортажы.
Томлыкларны тәкъдим итү чарасында Мәдинә Маликова китаплар язылу тарихын, язу серләрен дә укучыларына иркенләп сөйләде.
Күптомлыкта авторның төрле елларда иҗат иткән иң яхшы әсәрләре урын алган.
Сайланма жыентыкларга язучының бөтен әсәрләре кермәгән, билгеле. Аның иҗаты шулкадәр бай, сайлап алу да кыен булгандыр.
Прозаик беренче «Шәфкать» романын «Азат хатын» журналында эшләгәндә яза. Шулай итеп, Мәдинә Маликова — татарда беренче роман язган хатын-кыз булып таныла.
Кунаклар авторның иҗат юлы, тормышыннан алынган кызыклы фактлар турында ишетә алды.Романнары мавыктыргыч, киеренке сюжетка корылган. Бүгенге көндә укучыны яшәештәге уйлануларга этәргән әсәрләр үзенә тарта күрәсең. Яңа басмалар барлык китапханәләргә таратыла.
Ләлә Зәйнуллина, Ирек Хәмидуллин. Татарстан яңалыклары.