Татарстан Кремлендә Татарстанның халык рәссамы Мөдәрис Минһаҗевның “Иҗатыма 50, әтиемнең тууына 110 ел ” дип исемләнгән шәхси күргәзмәсе ачылды.
Татар орнаментлары белән дан казанган рәссам бу юлы иҗатын әтисе истәлегенә багышлаган. Күргәзмәдә рәссамның майлы буяулар белән ясалган 50 каллиграфик композициясе һәм картинасы тәкъдим ителде. Шулай ук галерея залында авторның пейзаж, портрет һәм натюрморт жанрында иҗат ителгән әсәләре дә бар. Экспозиция белән 14 декабрьгә кадәр танышырга мөмкин.
Татарстанның халык рәссамы Мөдәрис Минһаҗев