Муниципаль берәмлекләрдә музейларны ремонтлау, мәдәният учреждениеларын саклау, Пушкин карталарын күбәйтү.
Казанда Татарстан Мәдәният министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Узган ел йомгаклары һәм киләчәккә планнар турында мәдәният министры Ирада Әюпова хисап тотты. Тулырак хәбәрчебез Айзилә Батырханова әзерләгән видеоязмада.
Халыкара фестивальләр һәм күргәзмәләр проектлары, дөньякүләм музыкаль премьералар һәм легендар театрлар гастрольләре, иҗат лабораторияләре, фольклор бәйрәмнәре – Татарстанның бай мәдәни тормышындагы кайбер күренекле вакыйгалар гына болар. Татарстан мәдәнияте гел үсештә, рухи кыйммәтләрне саклап заман белән бергә атлый. Мәсәлән, чарада катнашучылар, хәзерге заман җайланмаларын кулланып, 1910елга кире кайтып, Казан урамнары буйлап йөри алды.
Мәдәният коллегиясе утырышында катнашучылар — мәдәният хезмәткәрләре!Аларның һәркайсы яңа елга яңа максатлар, яңа бурычлар белән аяк баскан.
2022 ел Россия халыкларының мәдәни мирасы елы дип игълан ителде. Шул уңайдан мәдәни тормышыбызда зур чаралар көтелә. ЮНЕСКО илләренең 45нче җыенын үткәрү урыны дип Казан сайланган. Идел Буе Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүгә 1100 ел уңаеннан да әзерлек эшләре гөрләп бара.
Узган ел гамәлгә кергән Пушкин картасы үсмерләрне мәдәниятле булырга өйрәтә. Карта белән файдаланучылар арасында Татарстан ил буенча лидерлар рәтендә. Театрларга билет сатулар да уңышлы барган. Халык иң күп йөри торган театр Камал театры булса, концерт яратучылар Татар филармониясен сайлаган.
Яңа елда Татарстан район авылларында эшләп килүче музейларны тәртипкә салу, капиталь ремонт эшләре планнаштырылган.
«Татар авылына сәяхәт» проекты кысаларында мәдәни мирасны саклау һәм этнотуризмны үстерү буенча Яшел Үзән районы Кече Шырдан авылында бөек татар галиме һәм мәгърифәтче Каюм Насыйри исемендәге музей китапханә ачылды. Мирасханәне булдыру белән шушы авылда яшәүче Татарстанның атказанган төзүчесе Асия Гобәйдуллина 2016 елда ук шөгыльләнә башлаган.
Мәдәният министры мәдәни тормышны яктыртуда зур өлеш кертүләре өчен Массакүләм мәгълүмат чараларына рәхмәт сүзләрен җиткерде. Узган ел күрсәткечләре буенча 14000 мәкалә басылып чыккан, видеоязма телеэкран аша күрсәтелгән. Ә иң яхшы сюжет авторлары мәдәният министрлыгыннан премияләр дә алды.
Айзилә Батырханова, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.