Татарстанның Ветераннар,(пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы төзелүгә 35 ел тулды. Шул уңайдан, Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония сәхнәсендә тантаналы чара узды .Тулырак мәгълүмат хәбәрчеләребез язмасында.
Ветераннар оешмасы республика язмышына аның иҗтимагый тормышына битараф булмаган өлкән буын кешеләрен берләштерә..
Мәртәбәле кунаклар арасында республиканың Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да бар иде. Парламент җитәкчесе бу очрашуга имтиханга килгән кебек әзерләнүен искәртте һәм Татарстанның иҗтимагый тормышында ветеран оешманың зур ролен билгеләп үтте.
Бүген республикада 900 меңнән артык өлкән кеше яши. 35 ел вакыт эчендә ветераннар советы республиканың иң абруйлы иҗтимагый оешмаларының берсенә әверелде. Районнарда һәм шәһәрләрдә 55 җирле совет төзелгән.
Мөршидә Җиһан. Искәндәр Гыймалтдинов, Иван Худяков, Татарстан яңалыклары.