«Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыру өчен быел Татарстандагы 14 белем бирү учреждениесе 106 миллион 385 мең сумлык яңа музыка уен кораллары белән тәэмин ителәчәк. Матди базаны ныгыту өчен дәүләттән ярдәм алачак белем бирү учреждениеләре арасында 11 балалар сәнгать мәктәбе, Чаллы һәм Әлмәтнең сәнгать көллиятләре, шулай ук Казанның музыка көллияте бар. Аларга музыка уен коралларыннан тыш, уку-укыту материаллары, тавыш җиһазлары, компьютерлар, оештыру техникасы, җиһазлар һәм фотоаппаратлар да кайтарылачак.
Узган ел Татарстанда илкүләм проект буенча 63 өстәмә белем бирү оешмасына үз илебездә ясалган пианинолар сатып алынган. Моңа барлыгы 22 миллион сумга якын акча тотылган.