Татарстанда виртуаль концерт заллары белән эксперимент уңышлы узды. Бу хакта хөкүмәт йортында узган брифингта республика мәдәният министры Ирада Әюпова сөйләде. “Мәдәният” илкүләм проекты кысаларында биш виртуаль концерт залында 78 трансляция үткәрелгән. Аларны бер мең биш йөз чамасы кеше караган. Әйтик, Камал театры Чаллыдагы «Иллюзион» кинотеатры тамашачыларына онлайн-трансляция оештырган, зал тамашачылар белән тулы булган. 2024 нче елга кадәр Россиянең 500 шәһәрендә виртуаль концерт залларын булдыру күздә тотыла. Брифингта шулай ук китапханәләр эшчәнлеген активлаштыру, китап укучылар өчен яңа алымнарны кулланышка кертү буенча да фикер алышынды.
Татарстан Республикасы Мәдәният Министры Ирада Әюпова:» Республикада биш виртуаль концерт залы булдырдык, эксперимент үткәрдек – алар концерт мәйданчыклары түгел. Мамадыш районында концерт залы сәнгать мәктәбендә, Балтачта музейда оештырылды. Шулай да Арча, Спасс һәм Алабуга районнары китапханәләре мәйданчыклары иң колачлылары булды.»